Узган шимбәдә Казан шәһәрендә үткән мәртәбәле “Казан чаңгы марафоны” турнирында шәһәрнең 1нче мәктәбен тәмамлаган Биккол егете, бүгенге көндә Казан шәһәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты Айдар Әндаров юниорлар арасында 1нче урын яулады.
“Казан чаңгы марафоны” – чаңгычылар арасында иң популяр турнирларның берсе. Быел исә ул тагы да дәрәҗәлерәк булып үтте. Чөнки марафон быел ул 50нче тапкыр үткәрелде. Һәм юбилей елында Казан марафоны Бөтенроссия “Russialoppet” чаңгы марафоннары сериясе стартлары календарена кертелде. Шулай итеп, марафонда татарстанлылар гына түгел, бөтен Россиядән 700ләп иң оста чаңгычы стартка басты һәм алар арасында Россиянең параолимпиячеләр командасы әгъзалары да, дөньякүләм танылган чаңгычылар да бар иде.
“Казан чаңгы марафоны” 5. 25 һәм 50 чакрымлы дистанцияләрдә үткәрелә. Һәм күбрәк озын дистанцияләргә өстенлек бирүче Айдар быелгы марафонны көтеп алган дияргә була. Чөнки 50 чакрымлы марафонда катнашу 18 яшьтән генә рөхсәт ителә. Әле узган елда гына мәктәпне тәмамлаган һәм 18 яшен тутырган яшь чаңгычы марафонда катнашуга заявканы әле сентябрь аенда ук биреп куя. Әмма шулай да 50 километрга чыкан 500ләп спортчы арасында 492нче старт номеры буенча гына чыгыш ясый. Ә бу, билгеле инде, җиңелләрдән түгел.
– 50 километрлы дистанцияне тренировкаларда үтсәм дә, ярышларда беренче генә катнашуым, – ди Айдар үзе. – Дистанция 10 километрлы 5 түгәрәктән тора. Беренче әйләнешем нигездә алданрак кузгалган спортчыларны узарга туры килү белән катлаулы булды. Ә аннан сизелмәде дә. Дистанцияне 2 сәгать 46 минутта үттем.
Үткән шимбәдә көннең суык торуының исә Айдар кире һәм шул ук вакытта уңай якларын да күрә. Суыкта чаңгылар яхшырак шуса да, суык һава сулышка начаррак тәэсир итә икән. Әмма Айдар дистанцияне уңышлы үтә алган. Монда аның өчен җан атарга килгән төркемдәшләре һәм дусларының көч биреп торуы да ярдәм иткәндер, мөгаен.
Әлбәттә, 50 чакрым – кыска ара түгел. Аны узар өчен зур чыдамлык, вакытны һәм көчеңне бүлә белү кирәк. Айдарның мондый дистанциягә беренче чыгуда ук шундый уңышка ирешүе һичшиксез соклануга лаек.
– Марафонда катнашырга заявка биргәндә бары финишка килеп җитәргә дигән бурыч куйган идек, шуннан артыгына өметләнмәдек тә, – ди Айдарның әтисе һәм тренеры Илһам Әндаров. Уңышлы чыгыш ясавының төп сәбәбен исә тренировкалар һәм әзерлекнең яхшы булуында күрә. Нурлатта яшәгәндә Чияле Аланда чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнгән Айдар Казанда да спорттан аерылмый – кырыс дәресләр графигыннан аерылган арада Горький паркында даими рәвештә күнегүләр үткәрә. Көздән Златоустта “вкатка” үтеп кайткан, төрле ярышларда катнаша. Аның өчен чираттагы җитди ярыш – мартта үтәчәк һәм шулай ук “Russialoppet” сериясенә кертелгән марафон яисә Зәйдә узачак Татарстан чемпионаты булыр, мөгаен. Һәрхәлдә, 50нче юбилей елында 50 чакрымлы “Казан чаңгы марафоны”н җиңеллек белән үтә алган яшь чаңгычыбыз анда да сынатмас дип уйлыйбыз һәм егеткә бары уңышлы статлар гына юлдаш булуын телибез.