Идел буе округында – беренче

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Нурлатның яшь кикбоксчылары кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегеннән уңыш белән кайттылар. Беренчелек Тольятти шәһәрендә  2 февральдән 5енә кадәр үтте. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да сәләтле яшь спортчылар көч сынашты. Татарстан командасы составында Нурлат Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә  тренер Евгенйи Казаев кул астында шөгыльләнүче   4 яшь спортчы да бар иде. Нәтиҗәдә, Ильяс Хөснетдинов  1нче, Рөстәм Сөләйманов һәм Булат Шәйдуллин 2нче, Дмитрий Булатов 3нче урыннар яуладылар. Тренерның тагы бер шәкерте – бүгенге көндә Әлмәт физик культура техникумында белем алучы Руслан Никоненков та үз категориясендә беренче булды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International