Бикүлеләр “Идел-йорт”ка әзерләнә

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бикүле авылының татар халык театры апрель башында Әлмәт шәһәрендә узачак “Идел-йорт” халык театрлары фестиваль-конкурсына әзерләнә. Театрның режиссеры Нәфисә Мусина сүзләренә караганда, быел алар фестивальгә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ачкыч кайда?” дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен алып барачаклар. Һәвәскәр театр сәнгатен популярлаштыру, үзешчән артистларның осталыкларын арттыруны максат иткән “Идел-йорт” фестивалендә бикүлеләрнең беренче генә катнашулары түгел. Узган ел алар анда “Баш куям тезләреңә” спектакле белән чыгыш ясаганнар иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International