10 февральдән Нурлат ТР укучылар Спартакиадасы кысаларында 2001–2002 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча ТР Беренчелеге ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк, анда республиканың төрле районнар һәм шәһәрләреннән оста көрәшчеләр җыелыр дип көтелә. Шимбә, 11 февраль көнне Нурлат чаңгычылары “Татарстан чаңгы юллары-2017”гә кушылачак. Бер үк вакытта район спортчылары үзләре дә республиканың төрле шәһәрләренә республикакүләм ярышларга чыгарга әзерләнә. Алар арасында Яр Чаллыда волейбол, Яшел Үзәндә алкалы хоккей буенча ТР Беренчелекләре, Зәйдә хоккей буенча “Алтын алка” ярышлары бар.