Яңа ел бәйрәмнәрендә кая барырга?

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 31 декабрьдә  шәһәрнең үзәк мәйданында  19.00-22.00 һәм 1.00-3.00дә “Төн уртасына кадәр һәм аннан соң” дип аталган Яңа ел концерт программасы була. Паркта бәйрәм фейерверкы төнге күкне 1 гыйнварда  1.00дә яктыртачак. 
7 гыйнварда 11.00дә үзәк мәйданда “Раштуа очрашулары” дип аталган театрлаштырыган күңел ачу чарасы.
1-3 гыйнварда “Ледок” Боз сараенда “Яңа ел маскарады” дип аталган бәйрәм акциясе.
5–6 гыйнварда Г.Хөсәенов исемендәге балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә һәм Халыклар Дуслыгы йортында якташыбыз, футбол буенча атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов истәлегенә багышланган мини – футбол ярышлары.
5–7 гыйнварда “Ледок” Боз сараенда  2008 елгы яшүсмерләр арасында ТРда хоккей федерациясе призына турнир.
6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә шәһәр паркында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары узачак.
8 гыйнварда “Ледок” Боз сараенда игелеклелек хәйрия акциясе.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International