“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Яңа ел алдыннан гаиләләр арасында “Бәйрәм сувениры” дип аталган бәйге игълан иткән иде. Бәйге нурлатлылар арасында зур яңгыраш тапкан. Анда шәһәр һәм авылларда балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да, кече яшьтәге мәктәп укучылары да әти-әниләре белән берлектә актив катнашкан. Катнашучылар бәйрәм сувениры – Әтәчне ясауга иҗади якын килгәннәр, эшләрне башкаруда төрле техника җәлеп ителгән, тулы бер экспозицияләр иҗат итүчеләр дә бар. Һәм Яңа ел алдыннан җирле сәяси Совет һәм партия әгъзаларыннан торган комиссия конкурска килгән 68 эшне җентекләп карап, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде. Жюри әгъзалары конкурска китерелгән барлык эшләрнең дә иҗади якын килеп башкарылуын, оригиналь эшләнүен билгеләп үттеләр. Җирле бүлекчә барлык катнашучыларга да катнашучы Дипломнары, ә җиңүчеләргә бүләкләр әзерли.