Нурлат ветеринарлары яңа машиналы булды

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Кичә, 25 декабрь көнне, Казанның Игенчеләр сарае янында оештырылган  “Хайваннар дөньясында” чарасы кысаларында үткәрелгән тантанада республика ветеринарларына “Лада Гранта” автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан ачкычлар алган 50  район һәм шәһәр ветеринария службасы арасында нурлатлылар да бар иде. “Яңа автомобиль безнең белгечләрнең  мобильлеген арттырырга, халыкка ветеринария хезмәте күрсәтү буенча мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк”, – ди “Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУсы начальнигы Ленар Сабиров.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International