Шул көннәрдә “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә фигуралы шуу һәм хоккей белән шөгыльләнүче кызлар арасында гадәти булмаган Яңа ел очрашуы үтте. Хоккейчы кызлар командасы өчен бозда алка шуу гадәти күренеш булса да, фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләр өчен хоккей – яңа нәрсә. Шуңа да уенда алканы туп алмаштырды, ә фигурлы шуучыларның “Ледяной пион” командасы өчен тренерлары Василий Борисенко да уйнады. Уен бик киеренке шартларда үтте, ә нәтиҗә тигез исәп 4:4 белән тәмамланды.
Гомумән, очрашу “Ледок”ка йөрүче кызларга искиткеч Яңа ел кәефе бүләк итте. Бозда укучыларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады, ә уенчылар азактан алардан татлы бүләкләр алды. Шунда ук быел Россия һәм республика күләмендә призерлар булган Гүзәл Галәветдинова, Чулпан Мусина һәм Александра Николаева чарада катнашучыларга үзләренең номерларын да бүләк иттеләр.
Кызлар арасында исә хоккей һәм фигуралы шуу белән кызыксынучыларның саны арта тора. Бүгенге көндә биредә тренер Роман Полицинский кул астында 24 кыз хоккей, Василий Борисенко һәм Ксения Пайрамова җитәкчелегендә 90нан артыграк кыз фигуралы шуу белән шөгыльләнә.