Бүген “Корстон” кунакханә - күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XI съезды үтә.
Форум эшендә Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә 31 кешедән торган делегация дә катнаша. Съезд алдыннан ел саен муниципаль беләмлекләр арасында уздырыла торган республика смотр-конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат районыннан Иске Чаллы, Яңа Иглай һәм Елаур авыл җирлекләре бар. Җиңүчеләргә җиңел машина ачкычлары тапшырылды.