Бу көннәрдә район мәдәният бүлеге һәм укучылардан торган иҗади төркем Мәдәният сараенда Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтеләчәк бәйрәм тамашасына репетицияләр үткәрү белән мәшгуль. Алар 24 декабрьдән Мәдәният сараенда башланып китәчәк һәм өч көн дәвамында тамашаларны район һәм шәһәрнең 5000ләп укучысы карар дип планлаштырыла. Оештыручылар быел да нәни тамашачылар өчен үзенчәлекле сценарий буенча төзелгән гаҗәеп тамаша әзерли, анда дистәдән артыграк хореографик композиция генә булачак икән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Голубева иҗат иткән сценарий төрле сюпризларга бай, анда төп геройлар кызыклы сәяхәткә чыгалар, юлда исә Лиса Алиса белән Кот Базилионың каршылыкларын җиңәргә туры килә... Хәер, бөтен серне ачып бетермик. Тамашаны теләгән һәркем барып карый алачак бит. 26 декабрь көнне 15.00 сәгатьтәге тамашага керү ирекле булачак, билетларны инде бүгеннән Мәдәният сарае кассасыннан алырга мөмкин.