Үтеп баручы ел Чулпан мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Лиана Каюмова өчен республика олимпиадасында уңышка ирешү белән истә калачак. Күптән түгел ул Чистайда кече сыйныф укучылары өчен оештырылган “Хата тап” республика олимпиадасында катнашып, призерлар арасына кергән. Бәйгегә Лиана укытучысы Рәмзия Вәлиәхмәтова җитәкчелегендә әзерләнгән. Быел әлеге олимпиадада республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 6000нән артыграк укучы катнашкан. Бер язма турдан торучы әлеге бәйге кече сыйныф укучыларының математика, рус теле, әдәбият һәм әйләнә-тирә мохит фәннәре буенча белемнәрен сынарга мөмкинлек бирә. Олимпиада биремнәре катлаулы характерда, алар катгшучылардан игътибар һәм фәннәрне тирәнтен белүне таләп итә.