Чулпанда балалар бакчасы балаларының хатларын Кыш Бабай үзе килеп алган

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Чулпан авылында Яңа елга әзеррлек тулы куәтенә бара. Авыл уртасындагы Җиңү паркында бәйрәмнең төп бизәге – гүзәл чибәркәй урнаштырылган да инде. Аны шул авылда яшәүче берәү үз бакчасыннан китергән. Чыршыны исә йомшак уенчыклар һәм утлар белән бизәмәкчеләр. Паркның хуҗалары Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар аларны  әзерләп тә куйганнар  инде. 
Чыршы гына түгел, аның янәшәсендәге парктагы зур тау да авыл халкының иң яраткан күңел ачу урыны бу көннәрдә. 65 метр озынлыктагы тауда кечкенәләр генә түгел, олылар да рәхәтләнеп чана шуа. Хәтта тирә-күрше авыллардан да килүчеләр бар икән. Тау шуарга килгәндә чанасын онытып калдыручыларны да кайгырткан хуҗалар, андыйлар өчен шунда ук 6 данә “шугыч” әзерләп куйганнар, аларга “парк” дигән мөһер дә сугылган, шуңа да берәү дә алып китми, ди. Ә тауга менгәндә аручылар өчен тау башында ук эскәмиляәр бар, утырып хәл алырга да була. 
Бәйрәм рухы исә Чулпанның һәр почмагында сизелә. Мәсәлән, җирле балалар бакчасы балаларының Кыш Бабайга язып, бакчадагы агачка элгән хатларын Кыш Бабай үзе үк килеп алган. Балалар аның хатлар урынына татлы бүләкләр элеп китүен тәрәзәдән карап торганнар. Ә Мәдәният йорты бәйрәм уңаеннан авыл халкы өчен 4 төрле бәйге игълан иткән. Чулпанлылар хәзер Яңа елга йорт фасадларын бизи, уенчыклар, газеталар ясый һәм бәйрәм өчен костюмнар әзерли. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International