Депутатлар бюджет турында сөйләште

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген район һәм шәһәр Советларының чираттагы сессияләре үтте.
Район Советы сессиясе көн тәртибенә куелган төп сорау 2017 елга район бюджетын раслау булды. Сессияне район башлыгы Равил Кузюров алып барды. 
Бюджетның параметрларын Финанс – бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова яктырты. Аның чыгышын контроль – хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова тулыландырды.  Биредә  депутатлар барлык сораулар буенча  да каралар кабул иттеләр.
Сессиядә ТР Экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Көньяк – Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Римма Маликова әйләнә - тирә мөхиткә негатив йогынты ясаучы предприятиеләрне  дәүләт резервына керү турында мәгълүмат җиткерде.
Биредә депутатлар барлык тәһдимнәр буенча карарлар кабул иттеләр. Район Советы сессиясе утырышында Равил Кузюров районның ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Разия Садретдиновага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хатын, “Форпост” җәмәгать иминлеген саклау буенча яшьләр, студентлар , мәктәп укучылары) үзәгенә ел нәтиҗәләре буенча беренче урын алуы уңаеннан диплом тапшырды. Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар өч сорауны карадылар. Беренче сорау – 2017 елга шәһәр бюджеты турындагы мәгълүматны  Финанс – бюдҗет палатасы  рәисе Фәнүзә Сәгыйрова җиткерде. Әлеге мәгълүматны иыңлаганнан соң , районның контроль – хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова 2017 елга шәһәр бюджеты прокты буенча заключение белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсен буенча  урынбапсары Наил Фазлыев шәһәрдә 2015 елда торак фондка капиталь ремонт турындагы мәгълүмат китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International