Нурлат шәһәрендә ветран толын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Нурлатта яшәүче Гыйлембәнат Гыймран кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гомере буенча Яңа Иглай авылында яшәгән тыл хезмәтчәне, ветеран толы бүгенге көндә Нурлатта ветераннарны тораклы итү программасы буенча бирелгән уңайлыклы фатирында яши. Гыйлембәнат Гыймрановнаны юбилее белән район башлыгы Равил Кузюров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова котлады һәм бүләкләр тапшырды. Биредә үк ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы да тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International