Кичә шәһәр Мәдәният сараенда “Ышаныч бүләк ит” дип исемләнгән хәйрия концерты үтте. Ул Рәсим Фәйзетдинов һәм Александр Бикинеевка ярдәм йөзеннән оештырылган иде.
Шәһәрнең 2нче мәктәбе технология укытучысы Елена Рассадина җитәкчелегендә укучылар тарафыннан “Ышаныч бүләк ит” проекты кысаларында тормышка ашырылган хәйрия акциясенә бөтен шәһәр кушылды. Балалар атна дәвамында кулдан ясалган эшләнмәләр, тәм-томнар ярминкәсе уздырып, хәйрия ярдәменә үзләреннән дә өлеш керттеләр. Мәдәният сараенда оештырылган акцияне район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге һәм Балалар сәнгать мәктәбе дә күтәреп чыкты. Бу көнне сәхнәгә 300гә якын бала менеп, игелекле чарага җыелган якташларыбызга матур концерт номерлары бүләк итте. Залда бер буш урынның да булмавы район халкының кеше кайгысына теләктәшлеген, ярдәмчеллеген тагын бер кат раслады.
Акция дәвамында 100 мең сумга якын акча җыелган. Ул Рәсим Фәйзетдинов һәм Александр Бикинеевның исәп-хисап счетларына күчереләчәк.