Нурлат районы хуҗалыкларында бу көннәрдә тәүлегенә 83 тоннадан артыграк сөт савыла, бу узган елның шул чорына карата 105 процент. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым 11,5 кг. тәшкил итә. Иң зур күрсәткеч – “Аграрий” ОООсында, биредә уртача тәүлеклек савым 12,7 кг. “АгроПродукт”та бер сыерга 12,1, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында 12 кг. сөт савалар.