Бүген районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “Казан” Агросәнәгать паркында үтүче сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Нурлатлылар бу юлы да башкала халкына продукцияне киң ассортиментта тәкъдим итә. Оештыручылар әйтүенчә, бу юлы нурлатлылар кош һәм эре терлек итен күпләп алып барган. Мәсәлән, Мамык, Әхмәт, Төрнәс авыл җирлекләре күпләп каз ите, Бикүле, Яңа Иглай, Биккол авыл җирлекләре эре терлек ите әзерләгән. Гомумән, ярминкәдә барлык авыл җирлекләре, хуҗалыклар һәм предприятиеләр актив катнаша.