Нурлаттан тәрбиягә балалар алып үстерүче Кәримовлар гаиләсе ТР Премьер-министры Илдар Халиковка онлайн-кабул итүгә мөрәҗәгать итте

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе партиянең 15 еллыгы уңаеннан игълан иткән гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында, бүген Татарстан төбәк бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә  республика Премьер-министры Илдар Халиков  онлайн-кабул итү үткәрде. Кабул итүгә Нурлаттан күпбалалы, үзләренең ике балалары янына  тагын 11 баланы тәрбиягә алып үстерүче  Илнур һәм Роза  Кәримовлар  гаиләсе дә  мөрәҗәгать итте. Алар Премьер-министрдан  гаиләгә транспорт белән ярдәм итүен сорадылар. Транспорт зур гаиләгә төрле чараларга бару, балаларны түгәрәкләргә, мәктәпкә йөртү өчен кирәк. Гаилә бу хакта үтенеч белән РФ Президенты Владимир Путинга хат белән мөрәҗәгать иткән булган инде.  Илдар Шәфкатович үтенечнең  Яңа ел бәйрәменә кадәр канәгатьләндереләчәген әйтеп, зур гаиләне яңа машинага утырып,  Президент чыршысы килергә чакырды. Илдар Шәфкатович шулай ук гаиләнең шулкадәр баланы үзләренә сыендыруларын ватанпәрвәрлекнең иң югары дәрәҗәсе дип атап, Илнур белән Розага рәхмәтләрен белдерде. . 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International