Партиягә – 15 яшь

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген,  1 декабрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 15 ел тулуны Нурлат бердәмросслары да билгеләп үтә. Бүгенге көндә “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе 47 башлангыч бүлекчәдә 3217 әгъзаны берләштерә, бердәмросслар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып,  актив эшчәнлек алып баралар, социаль әһәмитяле проектларны тормышка ашыралар. Партиянең туган көнен дә бердәмросслар гадәттәгечә кабул   итү белән билгеләп үттеләр. Кичә  җәмәгать кабул итү бүлмәсендә “Инвалидлар һәм пенсионерларга хокукый ярдәм күрсәтү көне” иде. 
Партиянең 15 еллыгына багышланган декада кысаларында исә җирле бүлекчәгә 100дән артыграк нурлатлы мөрәҗәгать итәргә өлгергән. Мөрәҗәгатьләрнең дистәдән  артыграгына урында ук җавап бирелгән, бер өлеше буенча консультацияләр бирелгән,  кайберләре хәл итүгә алынган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International