Хәзер машина йөртүчеләрнең фото-видео-күзәтү камерасы төшергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы мәгълүматны электрон почта аша алу мөмкинлеге бар.
- Электрон почтаны сайлау машина йөртүчегә штраф турындагы мәгълүматны кыска срокларда алырга мөмкинлек бирәчәк, - ди өлкән дәүләт инспекторы Петр Фадеев.- Әлеге хезмәттән файдалану өчен ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм административ штрафларны электрон почта аша җибәрүне сорап гариза тутырырга кирәк. Процедура бушлай.