Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 5 инженер атна башыннан Казан Дәүләт аграр университеты базасында башланып киткән квалификация күтәрү курсларында белемнәрен арттыра. “Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән программа буенча укулар 3 этапта 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.