Омбудсмен тыныч күңел белән кайткан

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Узган атнада ТРда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Нурлат районындагы ярдәмчесе-омбудсмен Идрис Кәримов Оренбург өлкәсендә урнашкан Тоцкидагы хәрби полигонда булып кайтты. Татарстан егетләренең частьта яшәү, хезмәт итү һәм көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан оештырылган визит барышында Идрис Кәримов булачак 14 солдатны да озата барды. Әлеге хәрби частьта курслар узачак Татарстан егете арасында үзебез район егетләре – Нурлаттан Дмитрий Бикинеев һәм Рус Мәнҗесе авылыннан Дмитрий Волков   та бар иде. Биредә омбудсмен сроклы хезмәт узучы Нурлат егете Сергей Алифанов белән дә очрашкан. 
- Агымдагы елда гына да ТР Хөкүмәте исеменнән оештырылган шундый икенче  командировкам инде, - ди Идрис Габделбәрович. – Республика җитәкчелегенең хәрби хезмәттәге үз егетләребезнең язмышы турында кайгыртып торуы традициягә керде хәзер. Тоцкидагы хәрби полигонда хезмәт итүче яшь солдатларның яшәү һәм хезмәт итү шартларын карап, танышып кайттым. Хәрби частьта солдатларда кул эшләре бетерелгән, идәннәрне дә пылесос ярдәмендә юалар,  душ кабиналары барысы да заманча эшләнгән. Җыеп әйткәндә бар да яхшы, егетләребезнең язмышы контрольдә, дип сөенеп кайттым. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International