Кабул итүләргә килегез!

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Дүшәмбедән “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә гражданнарны кабул итү декадасы башланып китте. “Бердәм Россия”нең туган көненә багышланган әлеге декада кысаларында кабул итүләр 1 декабрьгә кадәр көн саен алып барылачак. 
24 ноябрьдә 9.30 – 11.30 сәгатьтә нурлатлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итә. 
29 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов 10.00 – 12.00 сәгатьләрдә шәхси кабул итү үткәрә. 
24 ноябрьдә – “Торак-коммуналь служба көне” кысаларында 14.00–16.00дә җитәкчеләр кабул итәчәк. 
25 ноябрь  –  Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне. Көн дәвамында нотариуслар, адвокатлар һәм прокуратура вәкилләренә мөрәҗәгать итә аласыз. 
Кабул итүгә теләсә кайсы нурлатлы килә ала. 
Җентекле мәгълүматны  2-28-24 телефоны буенча алырга мөмкин.. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International