Нурлат районының Торнаяс авылында яңа клуб ачылды

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Кичәге көн район үзәгеннән шактый еракта урнашкан Торнаяс авылы халкы өчен чын-чынлап бәйрәмгә әверелде. Кичә биредә район башлыгы Равил Кузюров катнашында авыл клубы ачылды. Авыл халкы өчен клуб – көтеп алынган объект, быел гражданнар җыенында торнаяслылар  үз үтенечләрен район башлыгына да җиткерә. Һәм менә озак та үтми, район башлыгы тырышлыгы һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән авыл мәктәбенең бер канаты клуб итеп үзгәртеп корыла. Төзелеш эшләре белән “Лидер” СПКсы ОООсы мәшгуль була. Авыл халкы әйтүенчә, эшләр бик тиз арада башкарылган һәм мәдәният учреждениесенә килүчеләр сөенечләрен яшермәделәр. Иркен тамашачылар залы, зәвыклы сәхнә, якты стеналар һәм тәрәзә пәрдәләре... Ә район башлыгы авыл клубына музыкаль аппаратура да бүләк итте әле. Шулай итеп, авыл клубында мәдәни чаралар үткәрү, халыкның ялын оештыру  өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.  Ә торнаяслыллар район үзәгеннән читтә урнашкан кече авылны игътибардан читтә калдырмаулары өчен район җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде. 
Клуб ачу чарасы район артистлары, авыл үзешчәннәре  һәм күрше Самара өлкәсенең Иске Максимкино авылы фольклор коллективы чыгышлары белән үрелеп барып, бик матур бәйрәм чарасы булып үтте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International