Бүген, 21 ноябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә “Бердәм Россия”нең туган көненә багышлап үткәрелә торган гражданнарны шәхси кабул итү декадасы башланып китте. Декада “Халыкка социаль ярдәм күрсәтү көне” тематик кабул итүеннән башланды. 13.00дән җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Нурлат үзәк хастаханәсе баш табибы Рафаэль Габдрахманов, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шакирова, үзәк даруханә директоры Илдар Зәкуанов, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рушания Шакирова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рәмзия Романова һәм “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Елена Пичушкина нурлатлыларны кабул итте. Оештыручылар әйтүенчә, кабул итүгә шәхси мөрәҗәгать итүчеләр дә, видеоэлемтә һәм “кайнар линия” телефоннары буенча сорауларын юллаучылар да булган. Алар җитәкчеләрдән җентекле җаваплар алганнар.
Исегезгә төшерәбез: декада дәвамында җирле бүлекчәнең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә көн саен кабул итүләр оештырылачак. Иртәгә – Вазифаи затларның бердәм кабул итү көне. 14.00дән 16.00гә кадәр җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров халыкны кабул итәчәк, район һәм шәһәр, авыл җирлекләре башкарма комитетларында да кабул итүләр оештырылачак.
Кабул итү графигы белән безнең сайтта һәм 2-28-24 телефоны танышырга була.