Нурлат районының “Южная” АФ ОООсына яңа җитәкче билгеләнде

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

“Южная” АФ ОООсына генераль директор итеп  Сабиров Марат Җәбирович билгеләнде. Марат Җәбирович 1978нче елда Чирмешән районының Туймәт авылында туа, 2000нче елда  Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын Чирмешән районының “Азат” СПКсында ветеринария табибы булып башлый, соңрак “Азат”, “Туймәт” хуҗалыкларында баш ветеринария табибы булып эшли. 2011нче елдан  “Бөгелмә продкорпорациясе” ОООсында баш ветеринария табибы булып эшли, соңрак башкарма директор,  директор вазифаларын башкара. 2016нчы елның апреленнән бүгенге вакытка кадәр Казан шәһәренең “Гаврилов ис.” Агрофирма ОООсы директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International