“Ачык ишекләр“ көне

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

18-19 ноябрьдә районара салым инспекциясендә “Ачык ишекләр“ көне үткәрелә.
Инспекция хезмәткәрләре җомга көнне физик затларны 8.00. дән 20.00. сәгатькә кадәр, шимбәдә 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. “Ачык ишекләр“ көнендә физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә, шулай ук салымнарны исәпләү тәртипләре, түләү сроклары, теләүчеләр өчен Россия федераль салым хезмәте интернет-сервисындагы «Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты”нда теркәлү узарга, ташламалар турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International