10 ноябрьдә Россиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар.
Күпләр күңеленә ул Милиция көне дип кереп калган. Быел районыбызның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен 95нче тапкыр билгеләп үттеләр.
Бу еллар дәвамында илдә нинди генә үзгәртеп корулар булса да, милициянең исемнәре алышынса да, эчке эшләр хезмәткәрләренең бурычы берүк калды: гражданнарның тынычлыгы сагында уяу тору, халыкның ышанычын аклау.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полиция бүлеге хезмәткәрләрен күреп, хәл-әхвәлләрен белешеп чыгарбыз дигән идек, кая ул - бөтенесе кызу эштә
- Берәүнең акча янчыгын чәлдергәннәр, егетләр шул урынга китте, - дип каршы алдылар безне полициянең кизү бүлегендә. - Кайнар эзләр буенча эзләү-тикшерү эшләре башкармасак, җинаятьчедән дә, урланган акчалардан да “җилләр исүе” бар. Тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Александр Комиссаров та шунда.
Моннан 10 ел элек аграр техникумны тәмамлаган Александр алдында ике вузны сайлау мөмкинлеге була. Аграр университет, я булмаса, юридик интиститут... Әмма Александр Комиссаров өчен юридик юнәлеш якынрак булып чыга.
- Балачактан ук форма турында кызыга идем, - ди Россия МВДсының тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе. – Һәм тырыша торгач, хыялым тормышка ашты.
Хезмәт юлын участок уполномоченные эшеннән башлаган Александр Комиссаров урлаулар, юл – транспорт һәлакәтләре буенча җинаятә эшләрен тикшерә. 9 ай эчендә ул бу өлкәләрдәге 27 җинаять эшен судка юллаган. Эше катлаулы һәм җаваплы булса да өлкән тикшерүче бүгенге көненә шөкерана итеп яши. Тормыш иптәше һәм улы аны һәрвакыт өендә көтеп алалар.
- Тормыш иптәшемнең династиясе үз гомерләрен полициягә биргән гаилә, - ди Александр Комиссаров. – Аларда һәрвакыт аңлау һәм яклау табып эшлим һәм яшим.
Нинди генә яңалыклар, авырлыклар
булмасын, без һаман да үз эшебезгә тугры калып, халыкның тыныч тормышын, гражданнарның иминлеген тәэмин итәбез. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын.