Нурлатта салымнарны үзвакытында түләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Физик затларның җир, милек һәм транспорт салымнарын үзвакытында түләүләре өчен санаулы көннәр калып бара. Әмма шуңа да карамастан, район халкы түләргә тиешле 64 миллион сум күләмендәге салымның әле яртысы да күчерелмәгән. Бу мәсьәлә кичә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә үткән эшче киңәшмәдә көн кадагына куелды. 
Район һәм шәһәр буенча физик затлардан кергән салымнарга җаваплы службалар тарафыннан атнага бер тапкыр мониторинг ясала, халыктан салымнарны җыю буенча алып барылган эшчәнлек координацияләнә. Киңәшмәдә хисап доклады белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов авыл җирлекләре, ТСЖлар, районның эре предприятиеләре һәм шәһәр буенча халыктан җыелган салымнарның соңгы күрсәткечләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә районара почтамтка кабул ителгән салым уведомлениеләренең 97 проценты халыкка таратылган, хәзер җаваплы затлар алдына кыска вакыт аралыгында эшне оешкан төстә алып барып, максималь югары нәтиҗәләргә ирешү бурычы куела. Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова 1 ноябрьгә китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча транспорт салымын түләү – 38,4, милек – 44,3, җир салымын түләү 34,2 процентка башкарылган. Ул салым уведомлениеләрен әлегә кадәр алмаган яисә адресларын алмаштырган физик затларны салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә чакырды. Түләүләр 1 декабрьгә кадәр бер атна кала башкарылган очракта да үзвакытында күчерелмәскә мөмкин. Ә бу физик затларны турыдан-туры бурычлылар исәбенә кертә. Суд приставларының салымнар буенча бурычларны түләттерү эшчәнлеге турында баш суд приставы Александр Катков чыгыш ясады. 
Флюра Ногманова киңәшмәгә йомгак ясап, халык арасында салым җыю эшен тагын да активлаштырырга өндәде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International