Халыклар Дуслыгы йортының күпмилләтле гаиләсе тулалана.
Район башлыгы Равил Кузюров инициативасы белән биредә әрмәннәр һәм азәрбайҗаннарның да милли-мәдәни берләшмәләренең җирле бүлекчәләрен оештырырга ниятлиләр. Бүгенге көндә районда әлеге милләт вәкилләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр бара инде. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан исә аларны танышырга чакырдылар. Ә бәйрәм көнне Халыклар Дуслыгы йорты барлык теләүчеләр өчен дә ачык ишекләр көне үткәрәчәк.