"Южная" хуҗалыгы механизаторы республика бәйгесендә өченче булды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

“Южная” агрфирмасы” ОООсы механизаторы Алексей Аниськин 28-29 октябрьдә республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында үткәрелгән “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесенең “Иң яхшы механизатор” номинациясендә өченче  урынга лаек булды. Бәйге быел Казанның аграр университеты һәм Ветеринария академиясе базаларында 8 номинация буенча үткән һәм анда республика районнарыннан 250дән артык яшь хезмәткәр катнашкан. Җиңүчеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр йортында Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International