Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә бүген йөзү буенча район беренчелеге үтә. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин катнашып, катнашучыларны сәламләделәр һәм уңышлы стартлар теләделәр. Ярышларда бүгенге көндә Г.Хөсәенов ис. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм “Нурлатнефть” НГДУсының М.Хуҗин исемендәге бассейннарында йөзү белән шөгыльләнүче яшь спортчылар үзләрен төрле дистанцияләрдә сынап карый, ә җиңүчеләр Татарстан беренчелеге ярышларында катнашу хокукына ия булачак.
Бүгенге көндә йөзү – шәһәрдә иң популяр спорт төрләреннән берсе булып санала. Спортның әлеге төрле белән 300ләп яшь спортчы шөгыльләнә. Һәм бүгенге ярышлар да катнашучыларның активлыгы һәм балалары өчен җан атарга килгән әти-әниләр һәм әби-бабайларның күплеге белән аерылып тора.