Кичә район хакимиятендә район һәм һәм шәһәрдә салымнарны вакытында түләүгә багышланган эшче киңәшмә үтте. Атнага бер тапкыр үткәрелә торган традицион киңәшмәдә район буенча салымнарны җыюга мониторинг ясалды, салым җыю өчен җаваплы службалар хисап тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов район буенча милек салымнарны җыю 21,1 процент булуын хәбәр итеп, соңгы күрсәткечләр буенча әзерләнгән мониторинг белән таныштырды. Биредә үк эшне начар оештыручы авыл җирлекләре һәм оешма-прелдприятие вәкилләре белән җитди сөйләшү дә булды. Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова хәбәр итүенчә, транспорт салымын җыю 15,4, милек салымын җыю 15,9, ә җир салымын түләү 12,3 процентка үтәлгән. Авыл җирлекләре арасында салымнарны җыю эше Биккол һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләрендә оешкан төстә бара.
Биредә үк Нурлат почтамты начальнигы урынбасары Елена Вәлиуллина чыгыш ясап, салым уведомлениеләрен өләшү буенча ситуациягә аңлатама бирде. Адресатларының шул адрес буенча яшәмәүләре салым уведомлениеләрен өләшүдә кыенлыклар чыгара. Бүгенге көндә почтада хуҗасын таба алмаган шундый 900дән артыграк хат бар икән. Киңәшмәдә шулай ук баш суд приставы Александр Катков салымнарны җыю буенча эшчәнлекнең барышы белән таныштырды. Киңәшмә эшенә җитәкчелек итүче Флюра Ногманова йомгак ясады һәм салымнарны түләүгә бер айдан артыграк кына вакыт калып баруын билгеләп, халык арасында эшне активлаштырырга чакырды.