Бикүле авылы мәдәният йорты шул көннәрдә яңа түбәле булачак: “Нурлатеврострой” җәмгыяте тарафыннан октябрь башында башланган эшләр ахырына якынлашып килә. Әлеге эшләрне башкару “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән мөмкин булган.
Узган җомгада биредә кызу эш кайный иде. “Нурлатеврострой” подрядчы оешма хезмәткәрләре ике яклы түбәне күтәреп, рәшәткәлекләрен, кәрнизләрен беркетү, профнастил җәю белән мәшгуль. Шунда ук “Безопасная система” ОООсы эшчеләре дә хезмәт куя: алар 1000 кв.м. мәйдандагы агач конструкцияләрне махсус порошок белән эшкәртә. Әлеге җәмгыять директоры Әгъләм Кәбиров сүзләренә караганда, бу түбәне янгыннан сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Бикүле мәдәният йортына авыл халкы бик теләп йөри. Биредә төрле түгәрәкләр, халык театры эшләп килә, мәдәни чаралар еш уза. Һәм, авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыков әйтүенчә, кайчандыр көчле җил белән алып ташланган йомшак түбә моңа кадәр зур борчу тудыра килгән. Бу мәсьәлә буенча авыл халкы җыенда район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иткән булган. Һәм менә, ниһаять, мәсьәлә уңай чишелеш тапкан. Авыл халкы һәм мәдәният йорты җитәкчелеге исә моны зур сөенеч буларак кабул итә. Мәдәни чараларны хәзер төзек клубта иркенләп үткәрергә мөмкин булачак бит.