Биккол авыл жирлегендә авыл зиратын чистарталар

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә Биккол авылы зиратын корыган һәм карт агачалардан чистарту буенча күләмле эшләр бара. Агачларны кисү һәм читкә чыгару белән  Рияз Гайфуллин җитәкчелегендәге 6 кешелек бригада мәшгуль. Әлеге эш авыл мәчете картлары инициативасы белән башкарыла. 
Алга таба исә шул ук бригада зиратның коймаларын яңартуга керешәчәк. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина әйтүенчә, бу эш быел халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына башкарыла.  Авыл җирлегендә шулай итеп зиратның коймаларын алмаштыруны тулысынча төгәлләячәкләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International