Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ташламалы кредиттан 147 нурлатлы файдаланырга өлгергән. Программа гамәлгә кергән 2006нчы елдан бирле район һәм шәһәрдә әлеге мөмкинлектән 4974 шәхси хуҗалык файдаланып, 1 млрд. 245 мең сумга кредитлар рәсмиләштергән. Әлеге программаның өстенлеге шунда: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга процентларның бер өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан субсидияләнә. Мәсәлән, быел гына да халыкка кире кайтарылган субсидияләр күләме 32 млн. сумнан артыграк тәшкил иткән.