Республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенең бер өлешен каплауга субсидияләр 2015нче елдан бирелә башлады. Узган ел районда әлеге мөмкинлектән 6 гаилә файдаланган булса, быел 14 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Районның төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 10 гаилә мини-фермалар төзүгә 200әр мең сум күләмендәге, 4се 100әр мең сумлык субсидияләр алды. Шулай итеп, әлеге программа буенча нурлатлаларга дәүләт ярдәме күләме 2 млн. 400 мең сум тәшкил итте. Әлеге программага исә быел Яңа Иглай, Әмзә, Колбай Мораса, Биккол һәм Киекле авыл җирлекләре актив кушылган. Программа исә 2020нче елга кадәр гамәлдә булачак.