Районда сөткә бердәм бәя булдырылды

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Равил Кузюров авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючыларны районда шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә  бәяләрне көйләү буенча киңәшмәгә җыйды. Билгеле булганча, атна башында үткән киңәшмәдә районда  сөткә бәяләрне бердәм итү турында җитди  сөйләшү булган иде. Чираттагы киңәшмәдә район башлыгы  халыктан җыелган барлык сөтне дә Нурлатның үз җитештерүчесе –  “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативына тапшыру турында карар кабул ителүен хәбәр итеп, аның сөт җыючыларга бер төрле бәя белән санашачагын әйтте һәм   райондагы бөтен авылларда яшәүчеләрдән дә сөтне  бердәм бәя – 19 сумнан кабул итәргә кушты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International