Бүген, 19 октябрь көнне, районның “Аграрий” хуҗалыгы (Егоркино авылы) базасында кышлату чорына багышлап үткәрелгән авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә аны барлык хуҗалык белгечләренә дә тәкъдим иттеләр.
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы Равил Кузюров, районның терлекчелек белән шөгыльләнүче барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария службасы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә районда тулаем терлекчелекнең торышы хакында сүз барды, кышлату чорында терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешү, продуктлылыкны арттыру юллары каралды. Киңәшмәдә катнашучылар моннан бер ел элек кенә оешкан яңа хуҗалык мисалында кышлатуга әзерлек, бу эшнең барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 500 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 185е – савым сыерлар. Хуҗалыкта кышкылыкка бер баш шартлы терлеккә 37 центнер берәмлек азык әзерләнгән, терлекләрнең сакланышы 100 процентка якын тәшкил итә. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына фермалар территориясе янәшәсендә барлык технологик таләпләрне истә тотып ясалган тирес саклагычы да тәкъдим иттеләр. Билгеле булганча, фермалар территорияләрендә терлекчелек калдыкларын саклау өчен ветеринар-санитария таләпләренә җавап бирерлек махсус урыннар ясау бүген республикада көн таләбе итеп куела. Махсус саклагычлар районның эре терлекчелек комплекслары территорияләрендә булса да, вак хуҗалыкларда бу эш әлегә оештырылмаган. Һәм “Аграрий”да бу эшне районда беренчеләрдән булып башкардылар. Саклагыч территориясе тотып алынган, ул фермалардан 60 метрдан читтәрәк урнашкан, инде бүгеннән бирегә тиресне чыгарырга була, ә 6 айдан соң әзер тиресне басуларга ташырга мөмкин булачак. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хәмзин әйтүенчә, тирес саклагыч ясау өчен чыгымнар күп таләп ителмәгән, бу эшне 1 атнага якын вакыт эчендә башкарып чыкканнар. Шунда ук районның ветеринария берләшмәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Хәйбуллина семинарда катнашучыларга тирес саклагычлар ясауга карата таләпләрне җиткерде. Район башлыгы Равил Кузюров барлык хуҗалыкларда да терлекчелек калдыклары саклау урыннары булдыруны таләп итеп куйды һәм кышлату чорында терлекчелектә нәтиҗәлелеккә ирешү өчен барлык чараларны күрергә чакырды.