Сөткә бәя бертөрле булырга тиеш

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген, 18 октябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде. 
Киңәшмәдә төп тема халыктан җыела торган сөткә бәяләргә кагылышлы иде. Бүгенге көндә район авылларында сөт җыючылар җыелган продукция өчен  халык белән төрлечә исәпләшә. Авыл җирлекләрендә бу сан 16 сумнан 18 сум 50 тиенгә кадәр. 
–    Халык төрле авылларда яшәсә дә, бар җирдә дә сыер асрауның шартлары бертөрле һәм алар бертөрле продукция җитештерә. Һәм аның бәясе дә бертөрле булырга тиеш. Ни өчен әле бер авылда яшәүчеләр сөтне 18 сум 50 тиеннән сатканда, кайберәүләр аны 2 сум 50 тиенгә арзанракка сатарга тиеш, ди?! – дип киңәшмәгә җыелучылар алдына конкрет сорау куйды район башлыгы. 
Сөт җыючылар бәяләрнең төрле булуы сәбәпләрен төрлечә аңлата. Бу, нигездә, сөтне сатып алучы  предприятиеләрнең сатып алу бәясенең төрле булуы белән бәйле. Берүк вакытта сөт кабул итүче кайбер предприятиеләрнең намуссыз эш итүе дә катлаулылыклар китереп чыгара. Әмма бу һич тә моңардан гади халык интегергә тәиеш, дигән сүз түгел. Равил Әфраимович сөт җыючы эшмәкәрләр алдына моны таләп итеп куйды һәм инде киләсе атна башыннан халыктан продукцияне кимендә 18 сумнан сатып алырга дигән таләп куйды. Ә авыл җирлекләре башлыкларына сөт бәяләрен контрольгә алырга, аңлашуга ирешеп булмаганда, сөт җыюга башка эшмәкәрләрне җәлеп итәргә кушты. “Монда сәламәт конкуренция булырга тиеш. Эшне кем югарырак бәя куяса, шуларга тапшырырга, район буенча сөтне сатып алуда бердәм система булдырырга кирәк”, – дип, район башлыгы бу юнәлештә барлык структураларның бердәм эшләвен таләп итте. 

 Бүгенге көндә шәхси хуҗалыклардан тәүлегенә 20 тоннадан артыграк сөт җыела. 27 авыл җирлегендә сөт җыю белән 11 эшмәкәр шөгыльләнә.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International