Бөтенроссия әбунә декадасының икенче көнендә “Дуслык” газетасы хезмәткәрләре 50гә якын газета яздырды

2016 елның 14 октябре, җомга

“Дуслык” район газетасы хезмәткәрләре бүген Бөтенроссия әбунә декадасы кысаларында район һәм шәһәр предприятиеләрендә ташламалы бәяләрдән газетага яздыру оештырды. Көн дәвамында газетага 50гә якын нурлатлы язылырга өлгерде. Ташламалы әбунә декадасы кысаларында чаралар 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: бу чорда “Дуслык” газетасына 555 сум 72 тиеннән язылырга мөмкин. Әбунә барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциянең реклама бүлегендә оештырыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International