Бүген шәһәр Мәдәният сараеның кече залында фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен муниципаль һәм дәүләт сатып-алуларында катнашу буенча уку үтте. Биредә район башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге начальнигы Рузил Гыйләҗев авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә муниципаль сатып-алуларда катнашуның өстенлекләре, үзенчәлекләре хакында сөйләде, эш тәртибе белән таныштырды. Укуда 30га якын эшмәкәр катнашып, белемнәрен арттырды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ала алды. Бүгенге көндә районда муниципаль сатып-алуларда катнашучы эшмәкәрләрнең саны арта бара, бу аларга үз продукцияләрен район һәм төбәк кысаларында гына түгел, бөтен Россия буйлап сатарга мөмкинлек бирә.