Бүген “Нурлат урманчылыгы” коллективы белән гимназия каршындагы мәктәп урманчылыгы активы бергәләп “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Алар мәктәп урманчылыгының тәҗрибә питомнигы территориясен яңа агачлар белән тулыландырдылар. Бу көнне биредә 100 төп зәңгәр чыршы, спирея, балан, тирәк, имән һәм каен үсентеләре утыртылды. Мәктәп укучылары зур кызыксыну белән тәҗрибәле урманчылардан яңа үсентеләрне утырту һәм киләчәктә аларны карау серләренә өйрәнделәр.
– Чыршыны җиңелчә күтәрә төшеп, туфрак сибәргә дә, тыгызлап куярга кирәк, – дип, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фәниз Гаязов укучыларга үрнәк күрсәтте. – Агач кәүсәсе тирәли кечкенә чокыр ясарга кирәк, бу су тамырны күбрәк дымландырсын өчен эшләнелә.
Үз остазлары һәм урманчылар киңәшләрен тыңлап, укучылар үзалларына куелган максатка бик тиз ирештеләр.
– Яңа утыртылган агачларның үсешен бергәләп күзәтербез. Ә үсентеләргә кыш көне зарар килмәсен өчен, технология дәресләрендә бергәләп саклагыч пирамидалар ясаячакбыз, – дип алда торган эшләр белән таныштырды Фәниз Талибович.
Акциягә 11нче сыйныф укучылары да кушылды. Мәктәп еллары истәлеге итеп алар үз аллеяларын булдырдылар, һәм әлеге инициативаны киләчәк чыгарылыш укучылары да дәвам иттерерләр дигән ышаныч белдерделәр.