Районның татлы тамыр игү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларында төп игътибар шикәр чөгендере казуга юнәлтелә. Бүгенгә әлеге төр культура барлык мәйданнарның 75 процентыннан казылган инде, бер гектарга уртача уңыш 358 центнер тәшкил итә. “Нурлат шикәре” җәмгыятендә исә 73 мең тоннадан артыграк шикәр чөгендерен эшкәртеп, 9356 тонна шикәр җитештерергә өлгергәннәр. Татлы тамырның шикәрлелеге 17,1 процент тәшкил итә.