Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте. Биредә  төрле предприятие һәм учреждение вәкилләре өлкәннәрне үзләрендә булган вакансияләр белән таныштырдылар. Үзәк белгечләре әйтүенчә, бүгенге көндә районда  әлеге категория гражданнарга туры килерлек 30лап вакансия ачык. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International