Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә шәһәр Советы депутатлары өлкәннәр өчен кабул итү үткәрә. Иртәнге якта нурлатлыларны шәһәр Советы депутаты, “Нурлат шикәре” ЯАҖ генераль директоры Игорь Сагайдак һәм юрист Гөлнара Котова кабул иттеләр. Шәһәрлеләр исә кабул итүгә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Анастасия Евдокимованы Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисенең каберенә кабер ташы куйдыру мәсьәләсе борчый. Депутат әлеге мәсьәләне карап, ярдәм юлларын караячакларын белдерде. Көн дәвамында кабул итүне шәһәр Советы депутатлары Роман Чахмахчев, Евгений Савинов, ЕРЦ җитәкчесе Чулпан Сөләйманова һәм юристлар дәвам итте. Алар өлкәннәрнең үтенечләрен тыңлап, сорауларны хәл итү буенча консультацияләр бирделәр. Кабул итү көн азагына кадәр дәвам итәчәк.