Бу атнаның дүшәмбесе җитди очрашу – район башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Совет әгъзаларының түгәрәк өстәл артына җыелып фикер алышуыннан башланды. Биредә сүз райондагы этникара мөнсәбәтләргә бәйле хәл һәм милли-мәдәни автономияләр, дини конфессияләрнең эшчәнлеге хакында барды.
– Алып барыла торган эш үз нәтиҗәсен бирә, районда агымдагы елның 9 аенда этникара мөнәсәбәтләр буенча хәл тотрыклы, – дип башлады шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин үзенең чыгышын.
Россия МВДсының ТР Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Фомин хәбәр итүенчә, райондагы чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәл дә тотрыклы кала бирә.
– 1 октябрьгә Нурлат районында миграция исәбенә 507 чит ил гражданы куелган. Шуларның 360ы миграция исәбенә беренче тапкыр куелса, 157сенең яшәү урыны буенча яшәү срогы озайтылды, 50 чит ил гражданы яшәү урыны буенча теркәлде, – дип саннарны китерде ул.
Район территориясендә яшәүче мигрантларның күбесе – СНГ илләреннән килүчеләр икән. Шуларның 270е – Үзбәкстаннан, 56сы – Әрмәнстаннан, 37се – Таҗикстаннан, 36сы – Әзәрбайҗаннан. Мигрантлар арасында Казахстан, Украина, Молдова, Кырыгызстан кешеләре дә бар. Полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, соңгы араларда Урта Азиядән килүчеләрнең саны кими ягына бара икән. Дмитрий Фомин бу чорда районга килүче һәм районда яшәүче чит ил гражданнары тарафыннан бер генә җинаять тә кылынмавын да билгеләп үтте.
Бүгенге көндә хәл тотрыклы саналса да, бу һич тә әлеге мәсьәләдә тынычланырга ярый дигән сүз түгел әле. Һәм түгәрәк өстәл артында очрашу белән җитәкчелек иткән район башлыгы Равил Кузюров та: “Тотрыклылыкны саклый белергә кирәк”, – дип, Совет әгъзаларының игътибарын шуңа юнәлтте. Бу уңайдан Равил Әфраимович райондагы кайбер милли-мәдәни автономияләрнең актив эшчәнлекләрен югары бәяләп, алга таба аларның санын арттырырга тәкъдим итте. Мәсәлән, районда таҗикларның эшен активлаштыру кирәк, азәрбайҗан, әрмәннәрнең дә үз автономияләрен булдыру милләтара татулыкны арттыруга хезмәт итәргә тиеш.
Совет әгъзалары каршында бу көнне Нурлат станица казаклар җәмгыяте вәкиле Николай Иванов өченче кварталда алып барылган эшчәнлекләре буенча хисап тотты, район мөхтәсибе Ирек Сәйфуллин Корбан бәйрәмен билгеләп үтү хакында сөйләде. Сөйләшү барышында Совет әгъзалары аларга тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Мәсәлән, казаклар җәмгыяте әгъзаларын яшьләрне тәрбияләүгә ешрак җәлеп итәргә мөмкин. Мөселман яшьләре арасында традицион Исламны җәелдерү максатыннан чаралар оештыру, алар белән әңгәмәләр үткәрү дә файдага булачак Гомумән, сөйләшүгә җыелучылар районда милләтара һәм конфессияара татулык булдыруга юнәлтелгән эшне активлаштырырга кирәк, дигән уртак фикергә килделәр. Чөнки бу юнәлештә эш һич тә кәгазьдә һәм отчетларда гына түгел, ә реаль эшләрдә чагылырга тиеш. Бу район һәм шәһәр халкының имин һәм тыныч тормышы өчен мөһим.