“Нурлат сөте” хуҗалыгында быелдан яңа төр культура – орлыкка кабак үстерә башладылар.
Кабак үстерү белән бездә берәүне дә гаҗәпләндерә алмассың – бакчачыларның һәркайсы үз бакчасында үстерә аны. Шулай да кабакны сәнәгый масштабларда – 6 гектарлы басуда җитештерү шактый зур кызыксыну уята булып чыкты. Әнә, җәй буена зур яфраклар арасына күмелеп утырган соры төстәге яшелчәләр беренче кыраулардан соң ук бөтен басуны басып алгандай булды һәм без рәсемнән генә күреп белгән карбыз басуларыннан һич калыша торган түгел. Эре-эре өлгергән кабаклар бөтен басу буйлап тәгәрәшеп ята, басу читендә шикәр чөгендере кагатларын хәтерләтүче озын кабак өемнәре. Ә басуда 6 кешелек эшчеләр бригадасы кабак җыю белән мәшгуль.
– Әлегә эшне кул көче белән башкарабыз. Кабакны җыю да, орлыкларын алу һәм киптерү дә кул хезмәте белән башкарыла. Әмма киләсе елга махсус техника алырга дигән ниятебез дә юк, – ди “Нурлат сөте” хуҗалыгы җитәкчесе Олег Микушкин.
Сәнәгый масштабларда кабак үстерә башлау идеясе юктан гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Дөньяның азык-төлек базары, анда нинди культураларга ихтыяҗ барлыгын өйрәнгәннән соң, Россиядә һәм чит илләрдә дә кабак төшенә ихтыяҗ зур булуы ачыкланган. Соңгы елларда халык арасында кабак маена сорауның арта бару белән дә бәйле бу. Мәгълүматларга караганда, кабак мае башка майлар арасында иң файдалыларның берсе булып исәпләнә. Шуңа хуҗалыкта быел эксперимент рәвешендә Пушкино поселогы янәшәсендәге басуларын тутырып кабак чәчкәннәр дә. Аның нәкъ менә орлыкка бар торган “Сероволжская” дигән сортлысын сайлаганнар.
– Кабакны үстерүнең чыгымнары да күпкә азрак. Аны апрель аенда чәчкән идек, җәен ике тапкыр рәт араларын эшкәртеп чыктык. Җәй коры килүгә карамастан, шөкер, уңышы мул булды. Чөнки ул талымлы үсемлек түгел. Кабак орлыгының бәясе югары, эшләр җайланып китсә, аннан яхшы ук табыш алырга мөмкин, – дип дәвам итә хуҗалык җитәкчесе.
Әлегә кабакны басу читенә өемнәргә салалар, орлыкларын да шунда ук алырга җыеналар. Ә орлыкларыннан чистартылган кабаклар үз фермаларында сыерларга ашатуга китәчәк, чөнки бу төр яшелчәнең сыерларның сөтлелеген арттыруы хак. Аннан, кабак үзе дә туфракның уңдырышлылыгына уңай йогынты ясый.
Киләсе елга аның мәйданнарын күпкә арттырырга – 100 гектарга җиткерергә җыеналар “Нурлат сөте”ндә. Нурлатлыларга үзләрендә җитештерелгән продукциядән әзерләнгән ризыкларның киң ассортиментын тәкъдим итүче хуҗалыкта әнә шулай тагы бер тармак – кабак орлыгы җитештерүне дә җайга салмакчылар. Шундый файдалы яшелчәне аз чыгымнар белән үзебездә үстереп булганда, аны нигә чит илләрдән сатып алырга ди әле?!