DFM-Нурлат “Синең мәктәбеңнең иң яхшы укытучысы” конкурсына йомгак ясады

2016 елның 7 октябре, җомга

10 октябрьдә Нурлатта беренчеләрдән буларак эшчәнлеген башлап җибәргән һәм 102.4 радиодулкынында якташларыбызның мәхәббәтен яуларга өлгергән DFM-Нурлат радиосына 5 ел тула. Шул уңайдан атна буе радиоэфирда котлаулар яңгырады, төрле биремнәр, конкурслар үткәрелде, ә җиңүчеләрне партнерлардан матур бүләкләр шатландырды.
Район халкы аеруча “Синең мәктәбеңнең иң яхшы укытучысы” конкурсында актив катнашты. Конкурска җибәрелгән 20 укытучы өчен тавыш бирүгә кичә, 6 октябрьдә, йомгак ясалды. Иң күп тавыш белән көндәшләрен күпкә артта калдырып, 9нчы мәктәптән Алексей Тихонов (41,2%) һәм 2нче мәктәптән Наталья Чеботарева (39,5%) җиңүгә лаек булдылар. Җиңүчеләр кичә Авторадио Нурлатның “Халык белергә тели” тапшыруында катнашып, үзләре белән таныштырдылар, алып баручының шаян сорауларына җаваплар бирделәр. Ә иң дулкынландырганы бүләкләү тантанасы булды. Чөнки конкурсның төп призы – Казанның Юркин паркына билетлар иде. Наталья Чеботарева экскурсиягә үз 4Б сыйныфы укучылары белән барачак, ә Алексей Тихонов мәктәпнең актив укучыларын сөендерергә булды.
– Мин DFM-Нурлат радиосы үткәргән конкурсларның барысында да катнашырга тырышам, – дип тәэсирләре белән уртаклашты 9нчы мәктәпнең физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Алексей Тихонов. – Узган ел гаиләбез белән “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” ярышларында җиңеп, фотоаппарат та откан идек. Ә бу конкурста катнашуымны очраклы рәвештә генә белеп алдым. Укучыларым, миңа да әйтмичә, фотосурәтемне җибәргән булганнар. Тавыш бирүне дә бөтен мәктәп белән оештырдылар. Минем бу конкурста җиңүем көтелмәгән һәм бик сөенечле хәл булды. Радио тагын да шундый кызыклы конкурслар үткәрсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International