Нурлат халкы Илназ Баһ белән 14 октябрьдә очрашу мөмкинлеге алачак. “Аңла йөрәгемне” җыры белән тамашачыларның күңелен яулаган автор-башкаручы Нурлатта беренче тапкыр “Бер күрешү үзе бер гомер” дип аталган сольный концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
– Мин Нурлатны күптәннән үз итәм, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. – Бирегә җыелма концертлар белән дә, Сабантуйга да еш киләм. Һәм һәр чыгышымда Нурлат халкының җылы мөнәсәбәтен, күтәренке рухын тоям. Шуңа быел беренче тапкыр бирегә сольный программамны алып килергә булдым.
Илназ Баһ сүзләренә караганда, театральләштерелгән тамаша кичәгә килүчеләрне моң дөньясында тибрәтеп, дәртле биюләр, яңа җырлар белән сөендерер. Җырчының халык яратырга өлгергән иске җырлары да яңгырар.
Концертта җырчы Гүзәл Идрисова, виртуаоз баянчы Айнур Моратов, нәфис сүз осталары Илфат һәм Чулпан Әскәровларның чыгышлары үзенә бер ямь өстәр.
Концерт Мәдәният сараенда булачак. Башлана: 19.00дә.
6+